Биографиясе

1933 елның 2 апреле, Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы Зур Кандала авылы — 2004 елның 16 июне, Казан.

Казан университетының геология факультетын тәмамлый (1956). Анда укыганда студентлар театры түгәрәгендә актив катнаша: Тетерев («Мещаннар», М.Горький), Боровцов («Упкын», А.Н.Островский), Павел Струнин («Кара урман», И.О.Щеглов) рольләрен уңышлы башкара.

1955 елда Кузинны Казан Зур драма театрына «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге» (М.Н.Елизарова пьесасы буенча) спектаклендәге Алексей Пешков роленә чакыралар (аның катнашындагы спектакль 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы көннәрендә күрсәтелә).

1956–1958 елларда Свердловск өлкәсе Асбест поселогында Асбест-Нейвинск геология партиясенең инженер-геологы булып эшли.

1958 елда Казан Зур драма театрында, 1959–1998 елларда актер, бер үк вакытта, 1985–1987 елларда театр директоры.

1965 елдан Казан театр училищесе педагогы.

1971–1975 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Иҗаты

Е.А.Кузин Михай Груя («Изгеләрдән изге», И.П.Друцэ; уңда — Ю.С.Федотов) ролендә

Андрей Ершов («Бертуган Ершовлар», В.А.Кочетов), Алексей («Барабанчы кыз», А.Д.Салынский), Лёвка («Хуҗа», И.М.Соболев), Кубасов («Сезгә 22, картлачлар!», Э.С.Радзинский), Майданников («Күтәрелгән чирәм», М.А.Шолохов романы буенча), Митя, Борис («Ярлылык гаеп түгел», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский) кебек яшь герой рольләрен иҗат иткәндә Кузин образны индивидуальләштерүгә, тышкы күренеш белән характерның эчке асылы ярашуына омтыла.

В.С.Розов пьесаларындагы рольләре (Михаил — «Туй көнендә», 1964; Сергей Сорокин — «Уен оештыручы», 1966; Сергей Усов — «Гадәт буенча җыелу», 1967) актер иҗатының төп темаларын билгели: гражданлык бурычы, кешенең үзе һәм җәмгыять алдындагы җаваплылыгы.

Кузин геройлары әхлакый башлангычның социаль башлангычтан күпкә өстен булуын раслыйлар, әдәплелек һәм намуслылык сыйфатларын кешенең хезмәт урынында тоткан дәрәҗәсенә караганда югарырак куялар.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә Кузин иҗат иткән коммунист образлары әһәмияткә ия: Канунин («Мәхәббәт турында эш», Д.Г.Павлова, В.Н.Токарев), Позднышев, Коновалов («Көчле яңгырлар арасында», «Астория» кунакханәсе», А.П.Штейн), Садовников («Бердәнбер шаһит», А.С. һәм П.Л.Тур), Старосельский («Озату», И.М.Дворецкий), Михай Груя («Изгеләрдән изге», И.П.Друцэ), Лоншаков («Эш башында торучылар», А.И.Гельман). Кузин башкаруында алар барысы да — югары әхлакый бурыч хисен тоеп яшәүчеләр. Алар да кимчелекләрдән, каршылыклардан азат түгел, үзләре хезмәт иткән эшкә чын күңелдән тугры; куйган максатларына ирешү өчен төрле компромиссларга барганда, алар да вөҗдан газабы кичерәләр; чын күңелдән идеалларга ышанып яшиләр һәм шулар хакына үз тормышларын да аямыйлар.

Кузинга тормышка артык дәгъвачыл булмаган халык уллары, хезмәтчәннәр образлары аеруча якын: Чмутин («Сагыш», А.М.Галин), Кузякин («Мәхәббәт һәм күгәрченнәр», В.П.Гуркин), Фёдор («Иван һәм мадонна», А.И.Кудрявцев), Степан («Мәрхүмне искә алу догасы», Г.И.Горин).

Юмор хисен нечкә тоемлау, тапкырлык, теге яки бу персонажны ачканда көтелмәгән һәм төгәл детальләр куллана белү актерга комик һәм сатирик характерлар тудырырга ярдәм итә: Гусятников («Күңелгә якын иске йортта», А.Н.Арбузов), Себейкин («Иске Яңа ел», М.М.Рощин), Ата («Туй», М.М.Зощенко) һәм башкалар. Рус һәм чит ил авторларының әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә дә Кузин тирән эчтәлекле образлар иҗат итә: Черкун («Варварлар», М.Горький), Шуйский («Фёдор патша», А.К.Толстой), Серебряков («Ваня абзый», А.П.Чехов); Язон («Медея», Ж.Ануй), сэр Томас («Булыргамы, булмаскамы», У.Гибсон), Табиб («Барысы да бетте», Э.Олби).

Кузин татар әдәбиятын пропагандалау эшенә дә зур өлеш кертә. Шактый еллар Г.Тукай, Һ.Такташ, С.Хәким, Х.Туфан, М.Җәлил, И.Юзеев, Р.Харис шигырьләре белән телевизион һәм радио тапшыруларда чыгышлар ясый.

Бүләкләре

Е.А.Кузин Коновалов («Астория» кунакханәсе», А.П.Штейн) ролендә

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1981).

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР Югары Советлар Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Е.А.Кузин Алексей Пешков («Давыл хәбәрчесенең яшьлеге», М.Н.Елизарова; уңда – А.М. Бабахан) ролендә

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991;

Благов Ю. Гражданское призвание художника // Казань. 2003. № 3.

Автор Ю.А.Благов