Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1930 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Әлши авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Кызыл Яскүл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Е.Якманов), 1963 елда зурайтылган «Родина» колхозы (Әлши авылы) составына керә.

2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Агрофирма «Тахаръял» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, Иске Борындык авылы элеваторында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. 2016 елга кадәр –башлангыч мәктәп, 2012 елга кадәр клуб эшли.

Күренекле кешеләре

А.Я.Ерусланов (Назул Антал) (1932–1987) – язучы, шагыйрь, тәрҗемәче.

Халык саны

1938 елда – 491,
1949 елда – 378,
1958 елда – 417,
1970 елда – 553,
1979 елда – 480,
1989 елда – 150,
2002 елда – 148,
2010 елда – 138,
2015 елда – 120 кеше (чуашлар).