Тарихы

Авыл 1667 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шамордино, Хыркассы, Покровский исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы терлекчелек һәм игенчелек, умартачылык, тегү, киез итек басу, тимерчелек, балта эше белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда чиркәү, земство мәктәбе, фельдшерлык пункты, 15 сәүдә-сәнәгать предприятиесе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2328 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Тимбай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Мөкерле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Путь Сталина» колхозы оештырыла, 1959 елда «Рассвет» колхозы (Мөкерле авылы) составына керә, 1995 елдан «Агрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы, 2004 елдан «Ямбулат» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә «Ямбулат» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 928,
1880 елда – 1156,
1897 елда – 1484,
1910 елда – 1763,
1913 елда – 2045,
1920 елда – 1943,
1926 елда – 1807,
1938 елда – 1055,
1949 елда – 742,
1958 елда – 662,
1970 елда – 371,
1979 елда – 302,
1989 елда – 171,
2002 елда – 155,
2010 елда – 135,
2015 елда – 127 кеше (татарлар).