Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Янтуган исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 198,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Татар Буасы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл тау» колхозы оештырыла, 1950 елда Тельман исемендәге колхоз составына керә.

1966 елдан «Буа» кошчылык фабрикасы ачыла (1996 елдан Буа кошчылык фабрикасы).

Халкы күбесенчә кошчылык фабрикасында эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930–2008 елларда авылда – тулы булмаган урта мәктәп, 2010 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (1987 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2003 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Веселые ребята» балалар хореография коллективы эшли (җитәкчесе – Т.Н.Павлова).

Халык саны

1795 елда – 136,
1859 елда – 107,
1880 елда – 152,
1897 елда – 218,
1910 елда – 290,
1913 елда – 317,
1920 елда – 352,
1926 елда – 285,
1938 елда – 308,
1949 елда – 260,
1958 елда – 304,
1970 елда – 500,
1979 елда – 496,
1989 елда – 475,
2002 елда – 625,
2010 елда – 653,
2015 елда – 703 кеше (татарлар).