Тарихы

Авылга XIX йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, балта эше, чабата үрү, олаучылык белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 5 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 339,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Югары Лашчы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Корыч Күл» колхозы оештырыла, 1938 елда «Комсомол» колхозы итеп үзгәртелә.

1959 елда күрше колхозлар белән «Үрнәк» исеме белән берләштерелә, 1999 елдан «Новый путь» күмәк предприятиесе, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1972 ел), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 ел) бар. 2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

2013 елдан клуб каршында «Әкият» балалар фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Л.А.Зарипова ).

Халык саны

1910 елда – 199,
1920 елда – 318,
1926 елда – 270,
1949 елда – 303,
1958 елда – 223,
1989 елда – 119,
2002 елда – 116,
2010 елда – 102,
2015 елда – 92 кеше (татарлар).