Тарихы

Авылга XVII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Чепкас исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашманлык хезмәтендә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тегү белән шөгыльләнә, вак-төякләр белән сәүдә итә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, янгын сүндерү станциясе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1590,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябрннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Тимбай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл байрак» колхозы оештырыла, 1959 елда «Мир» колхозы итеп үзгәртелә, 1969 елда берләштерелгән «Заря» колхозы составына керә, 1982 елда «Мир» колхозы итеп үзгәртелә, 2002 елдан «Мир»күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңыннан – тулы булмаган урта, 1988 елда – урта (1993 елда яңа бина төзелә), 2014 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1997 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (1989 ел), мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 ел) бар.

Мәдәният йорты каршында: 2004 елдан – «Яшьлек» фольклор коллективы (җитәкчесе – З.Т.Садыйкова), 2011 елдан «Чаткылар» бию коллективы (җитәкчесе – Ф.Ф. Хисаметдинова) эшли.

Күренекле кешеләре

Т.С.Камалиев (1940–1980) – шагыйрь;

М.М.Низамов (1940 елда туган) – хакимият-хуҗалык һәм партия хезмәткәре, ТАССР Югары Советы депутаты (1985–1990 елларда), «Почет билгесе» ордены кавалеры;

К.Н.Нуруллин (1975 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры (2003 елдан).

Халык саны

1859 елда – 509,
1880 елда – 648,
1897 елда – 714,
1913 елда – 714,
1920 елда – 879,
1926 елда – 810,
1938 елда – 781,
1949 елда – 775,
1958 елда – 720,
1970 елда – 821,
1979 елда – 948,
1989 елда – 539,
2002 елда – 541,
2010 елда – 476,
2015 елда – 472 кеше (татарлар).