- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Зөя буенда, Буа шәһәреннән 12 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 171,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Кыят авыл җирлегенә керә.
Халкы кырчылык белән шөгыльләнә
Авыл янында археология истәлеге: Немчиновка авыллыгы табыла (монголларга кадәр Идел буе Болгар дәүләте истәлеге).
1859 елда – 26,
1880 елда – 135,
1897 елда – 134,
1913 елда – 177,
1920 елда – 159,
1926 елда – 218,
1938 елда – 222,
1949 елда – 186,
1958 елда – 155,
1970 елда – 105,
1979 елда – 78,
1989 елда – 31,
2002 елда – 34,
2010 елда – 33,
2015 елда – 29 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.