Эчтәлек

Бараба татарлары арасында киң таралган. Ф.Әхмәтова, Ф.Урманчеев һ.б. тарафыннан язып алына.

Күпсанлы легендалар һәм риваятьләр буенча, җырның герое Әйтүкә XIX йөз ахырында – XX йөз башында хәзерге Новосибирск өлкәсе Чанов районының Тармакүл авылында яши; ул үзе хезмәт иткән байның кызын – тирә-юньдәге иң матур Фатыйманы ярата. Аның өчен Әйтүкә калым түли алмый, һәм бу ике гашыйк казакъ далаларына качып китәргә мәҗбүр була. Күп еллар ил гизеп йөреп, туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, Фатыйманың абыйлары һәм пристав аларны кулга ала һәм авылларына алып кайта. Әйтүкәне камчы белән кыйнарга җыеналар. Картларның берсе: «Улым, сине үз җырларың гына коткара алыр», – дип әйтә. Әйтүкәнең Фатыймага булган мәхәббәте һәм гашыйкларның авыр язмышы турындагы җырларның үзәк өзгеч моңы аны җәзадан азат итә, ләкин Фатыймадан мәңгегә аера.

Әдәбият

Урманчеев Ф. Тарихи җырлар // Казан утлары. 1969. № 3.

Татар халык иҗаты: тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988.

Авторы – Ф.И.Урманчеев