Эчтәлек

Революциягә кадәр Казанда булган берничә педагогия уку йортының дәвамчысы.

1919/1920 уку елы башыннан Казан татар укытучылар мәктәбе, Казан халык укытучыларын укыту земство мәктәбе, Казан укытучылар семинариясе, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе нигезендә өч еллык халык мәгарифе курслары итеп (татар, чуаш, рус, керәшен) үзгәртелә. 1921 елда аларның җирлегендә 4 педагогия техникумы оештырыла. 1929 елда татар һәм керәшен техникумнары К.Насыйри исемендәге Казан татар педагогия техникумына кушылалар, ул 1930 елның маенда рус һәм чуаш техникумнары белән Казан педагогия техникумына берләшә, 1937 елның гыйнварында Казан педагогия училищесе итеп үзгәртелә. 1941 елда Казан педагогия көллияте ябыла, укучылары һәм укытучылары Алабуга педагогия училищесенә тапшырыла. 1945 елда Казанда яңадан ачыла һәм 1956 елга кадәр эшли. 1961 елда тагын ачыла. 1980 елдан 1 нче Казан педагогия училищесе. 1990 елдан татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли башлый. 1995 елдан – хәзерге исемдә.

Башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә белем бирү, адаптив физик культура, гамәли информатика, физик культура белгечлекләренә укыту алып барыла.

2014 елда көллият нигезендә Татарстан Республикасы педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачыла.

2019/2020 уку елында 1110 укучы, 69 укытучы исәпләнә.

Әдәбият

Мукминёв Т.Н. Из истории среднего педагогического образования в Татарской АССР // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. 1958. Вып. 13;

Казанскому педагогическому колледжу 125 лет. К., 2001.