Биографиясе

1923 ел, Зөя кантоны Красновидово авылы — 1945 елның 14 марты, Германия, Щецин шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елның мартыннан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 31 нче гвардия артиллерия полкының 2 нче дивизион разведка идарәсендә отделение командиры (61 нче армиянең 12 нче гвардия укчы дивизиясе). Брянск, Көнбатыш, 1 нче Белоруссия һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Белёв шәһәреннән көньяктарак һәм көньяк-көнбатыштарак оборона һәм һөҗүм сугышларында (1943), Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Көнчыгыш-Померания (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 5–8 гыйнварында һөҗүм алдыннан дошманның 3 дзотын һәм 2 миномёты урынын билгели; дошман уты астында батарея атышын дошман утын бастыруга юнәлтә, подразделениегә һөҗүм ясауны тәэмин итә. Александровка авылы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Калинковичи шәһәреннән 11 км көнчыгыштарак) янындагы сугышта; 1944 елның 4 ноябрендә (дошманның 3 пулемёты һәм 1 миномёты урынын билгели) Маздзелда тирәсендә (Латвия ССР, Рудбаржи шәһәреннән 11 км көньяктарак) дошманның Курляндия төркемен камап алу сугышында; 1945 елның 10–13 мартында (дивизион разведкасы башлыгы вазифаларын үтәгән хәлдә, дошманның 5 пулемёт ноктасын, 2 орудиесен билгели; сугышта яралана, әмма сафта кала; икенче авыр яраланудан соң госпитальгә озатыла һәм шунда вафат була) Розенгартен торак пункты (хәзер Домбе, Щецин шәһәре) янындагы сугышта батырлык күрсәтә.

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин