Мәйданы 11 мең кв.км (Татарстан Республикасы территориясенең 16,2%ы).

2007 елда Кама алды икътисади районы җирлегендә оештырыла. Аңа Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары керә. Төньяк икътисади районы иктисадының нигезен агро-сәнәгать комплексы (АСК), төзелеш материаллары сәнәгате, азык-төлек сәнәгате предприятиеләре тәшкил итә.

Районда торф, төзелеш материаллары запаслары бар. Икътисадта шөгыльләнүчеләр саны республика икътисадында барлык эшләүчеләрнең 6,2%ын тәшкил итә; тулай төбәк продуктының 2,6%ы җитештерелә.