30 меңгә якын төре билгеле; чәчәкле үсемлекләр үскән барлык җирдә таралганнар.

РФдә 3,5 меңнән артык, Татарстан территориясендә якынча 340 төре билгеле.

Гәүдәсенең озынлыгы 1,5 мм дан 5 см га кадәр (гадәттә, 1–1,5 см). Башы күкрәге белән хәрәкәтчел тоташкан. Катлаулы фасетлы күзләре зур, кабарынкы түгел, баш түбәсендә өчпочмак хасил итеп 3 гади күзчек урнашкан. Мыекчыгы буынтыклы. Бите каймалы. Югары төзелешле умарта кортларының аскы казанлык белән аскы ирене хортумчык барлыкка китерә. Канат төбенә кадәр җитмәүче алкүкрәк күкрәкнең башка өлешләре белән бербөтен хасил итә, алсырт аерылмаган. Корсагының беренче сегменты күкрәк составына керә һәм аның белән кушыла (арадаш сегмент). Корсагы күкрәккә кыска сабакчык белән берегә. Аяклары алты. Арткы аягының беренче буынчыгы яссы һәм киң, төкчәле йөнтәс капламлы; соңгы буынчыгы алдагысыннан озынрак һәм 2 тырнакчыклы. Аяк һәм төкчәләре серкә җыю аппараты барлыкка китерә, озын хортумчык нектар җыю өчен хезмәт итә. 2 пар канатлы, гадәттә, алар үтә күренмәле, тиречел, шәрә, сирәк урнашкан сеңер челтәрле; алгылары арткыларына караганда зуррак.

Төрләрне билгеләүдә алгы канат күзәнәкләренең саны, формасы һәм чагыштырмача үлчәмнәре зур әһәмияткә ия.

Эшче һәм ана кортларның корсак очында тешчексез ук (үзгәргән күкәй салгыч) бар, аның ярдәмендә алар күп тапкыр чагырга сәләтле һәм үлмиләр (искәрмә — бал корты).

Бал корты (Apis millifera)

Умарта кортларының ялгыз гына яшәүче төрләре күп, аларның кайберләре колония булып яшиләр; калганнары җәмгыяви (мәсьәлән, төклетуралар).

Барлык умарта кортлары оя ясыйлар, биредә личинкаларга баллы азык (бал һәм серкә катнашмасы) ашаталар, искәрмә буларак, мәсьәлән бал кортларында, ул махсус биз сыекчасы — бал сөте белән алыштырыла. Умарта кортлары арасында ирекле яшәүче төрләрнең клептопаразитлары очрый, алар оя ясамыйлар һәм личинкалар өчен азык җыймыйлар, ә күкәйләрен башка төрдәге ана затның оясына салалар.

Җитлеккән умарта кортлары чәчәк серкәсе һәм нектары белән туеналар. Күбесе — чәчәкле үсемлекләрне, шул исәптән культуралы үсемлекләрне серкәләндерәләр.

Умарта кортларының 15 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).