Олы Сөлчә елгасының (Олы Чирмешән елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 21,5 км, бассейнының мәйданы 117,5 км2. Идел аръягы түбәнлеге буйлап ага. Елга башы урман массивында Чирмешән районы Кызыл Чишмә авылыннан 2 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы – Аксубай районы Иске Кыязлы авылында. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы — 101 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Сөлчәнең 0,5 тән 4,8 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 104 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,056 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Сөлчә бассейнында суының гомуми күләме 2 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.