Биографиясе

1896 елның 16 июне, Казан губернасы Спас Затоны авылы — 1965 елның 27 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1919), шунда ук эшли, Геология-минералогия институты директоры (1931), минералогия һәм петрография кафедрасы мөдире (1931–1965), проректор (1944–1946). Бер үк вакытта Казан педагогия (1923–1932), Казан химия-технология (1930–1931) институтларында укыта.

1945 елдан СССР ФАнең Казан филиалында: Геология институты директоры (1945–1964), Президиум рәисе урынбасары (1945–1949).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урал-Идел буе төбәгенең минералогиясе, литологиясе, минераллар геохимиясенә, тау токымнары һәм файдалы казылмаларына карый. Миропольский Урта Идел буеның төп минералларының барлыкка килү шартларын һәм аларны файдалану юлларын тасвирлый, химик элементларның (V, Ni, Cu, Ba, Ca һ.б.) геохимик үзенчәлекләрен һәм Татарстан территориясендә палеозой утырмаларының топогеохимик үзлекләрен ачыклый. Файдалы казылмаларның экзоген чыганаклары классификациясен эшли, Идел-Кама төбәгенең палеозой катламнарында утырма формацияләр бүленеп чыгуын, Пермь төсле (кызыл) токымнарына төс бирүчәнлек сәбәпләрен нигезли. Татарстанда нефть эзләү-разведкалау планын төзүдә катнаша, көрән күмер, бакыр рудалары һ.б. файдалы казылма ятмаларын эшкәртү мөмкинлеген бәяли, төзелеш өчен җылылык һәм тавыш изоляцияләү материалларын, сорбентлар, җирле чималдан минераль йон җитештерү буенча күрсәтмәләр нигезли.

СССР ФАнең Җитештерүче көчләр советы каршындагы минераль чимал секциясе рәисе (1941–1944), ТАССР Дәүләт план комитеты каршындагы Фәнни-техник совет рәисе урынбасары (1941–1945).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, Татарстан ҮБКның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Медные руды в пермских отложениях ТАССР и их генезис // Уч. зап. Казан. университета. 1938. Т. 98, кн. 1, вып. 10;

Топогеохимическое исследование пермских отложений в Татарии. М., 1956.

Әдәбият           

Винокуров В.М. Л.М.Миропольский. К., 2003.