Биографиясе

1919 елның 1 гыйнвары, Рязань губернасы Спасск шәһәре, хәзер Рязань өлкәсенең Спасск-Рязанский шәһәре — 1980 елның 20 гыйнвары, Казан.

1941 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Мари фәнни-практик зоб станциясендә эшли.

1946–1951 елларда Республика кан салу станциясенең хирургия төркеме мөдире (Казан).

1951–1980 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында.

Казанда беренче токсикология лабораториясен оештыручы (1965) һәм аның җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмаларның биология активлыгын тикшерүгә һәм яңа дару чараларын эзләүгә; фосфор, мышьяк һәм күкерт катнашкан органик кушылмаларның химик төзелеше белән биология активлыгы арасындагы бәйләнешләрне, шулай ук аларның тәэсир итү механизмын өйрәнүгә карый.

Неклесова авыл хуҗалыгы культуралары корткычларына һәм авыруларына каршы препаратлар (дитиофос, октаметил), глаукоманы (фосарбин, хлорофтальм) һәм гөмбәле чирләрне (хлорацетофос) дәвалау өчен дару чаралары булдыру эшендә катнаша.

Орлыкларны чәчү алдыннан эшкәрткәндә, үсемлекләрдә системалы октаметил инсектициды циркуляциясенең периодын билгели.

Уйлап табуга 60 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Фосфорорганические инсектициды // Изв. КФАН СССР. 1957. № 4;

Влияние фосфорорганических антиглаукоматозных препаратов на периферические сосуды // Фармакология и токсикология. 1962. № 6 (автордаш);

Химическое строение и антимикробные свойства фосфорорганических соединений // Докл. АН СССР. 1964. Т. 154, № 1 (автордаш);

Синтез и некоторые свойства акриловых и метакриловых производных хлорофоса и его аналогов // Изв. АН СССР. 1973. № 4 (автордаш).                      

Автор — В.Г.Абзалова