Эчтәлек

Этник ассимиляциягә кадәр халык тел, мәдәният өлкәсендәге ассимиляция, яки аккультурация кичерә. Гадәттә, мәдәният өлкәсендә ассимиляция телдәге ассимиляциягә караганда алданрак башлана, ләкин озаккарак сузыла. Ассимиляциягә этносның сан ягыннан азрак булуы яисә башка этнос белән социаль-мәдәни яктан хокук тигезсезлеге сәбәпче. Ассимиляция процесслары аеруча мөһаҗирләр өчен хас.

Ассимиляция табигый рәвештә, ягъни илдә яшәүче этник төркемнәр арасындагы багланышлар, катнаш никахлар һ.б. нәтиҗәсендә барлыкка килергә яисә дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә көч белән алып барылырга мөмкин.

Татар халкының катлаулы этногенезы, аның зур бер этнос булып оешуы – объектив тарихи процессның, табигый ассимиляциянең ачык мисалы һәм нәтиҗәсе. Россиядә күп гасырлар дәвамында рус булмаган халыкларны көчләп ассимиляцияләү сәясәте алып барылуга карамастан (кара: Руслаштыру сәясәте), татар халкы милли үзаңын югалтмый, күпчелек өлеше туган телен, мәдәни традицияләрен саклап килә.

Татарстаннан читтәге төбәкләрдә тупланып яшәүче татарлар (кара: Диаспора) милли үзаңның тотрыклылыгы белән аерылып тора; татар мөһаҗирләренең чит ил шартларына җайлашуы, кагыйдә буларак, икетеллелек һәм беркадәр дәрәҗәдә аккультурация белән чикләнә. Бертөрлелек, шәһәрләшкән мәдәният басымын җиңү өчен милли яңарыш хәрәкәтенең көчәюе һәм Россиядә дәүләтнең яңа милли сәясәте кабул ителү шарт булып тора.

Әдәбият

Народы России. М., 1994.