Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Богдашкино авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Урюм авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Войков исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Д.А.Иванов). 1950 елдан авылда – «Красный партизан» (үзәк утары – Кашка авылы), 1958 елдан – «Ударник» (үзәк утары – Колунец авылы), 1963 елдан – «Новый мир» (үзәк утары – Нармонка авылы) колхозлары, 1969 елдан – «Нагорный» җәнлекчелек совхозы (үзәк утары – Кашка авылы), 1977 елдан – шул ук исемендәге умартачылык совхозы (авылда үзәк утар урнаша), 1997 елдан – «Нива» (үзәк утары – Пролей-Каша авылы), 1999–2008 елларда «Ивановка» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1938 елда – 204,
1949 елда – 202,
1958 елда – 199,
1970 елда – 169,
1979 елда – 156,
1989 елда – 107,
2002 елда – 125,
2010 елда – 83,
2021 елда – 65 кеше (чувашлар, руслар).