- РУС
- ТАТ
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1994), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2002)
1932 елның 13 октябре, Саба районы Байлар Сабасы авылы – 2021 елның 8 декабре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1956). Тубыл педагогия институтында укыта (1956–1958), Татарстан радиокомитетында эшли (1958–1961).
1963–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1972 елдан директор урынбасары булып эшли.
1981 елдан Казан университетында, с 1988 елдан профессор, 1999 елга кадәр татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1999–2004 елларда Казан педагогика университетында укыта, 2000–2004 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1974).
Азат Әхмәдуллин хәрби өйрәнү вакытында. 1963
А.Г.Әхмәдуллинның шәхси архивы
А.Г.Әхмздуллин тормыш иптәше Фирая белән. 1957
А.Г.Әхмәдуллинның шәхси архивы
Хезмәтләре татар драматургиясе һәм театры тарихына, Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, Х.Вахит, Т.Миңнуллин һ.б. татар язучылары, драматурглары иҗатларына карый.
Урта мәктәп өчен әдәбият дәреслекләре авторы (1970 елдан бирле 15 басма чыга). Әдәби терминнар тупланган «Әдәбият белеме сүзлеге»н (1990) төзүче.
Татар энциклопедиясенең редакция коллегиясе әгъзасы һәм театр сәнгате бүлегенең баш мөхәррире була.
Рафыйк Нафигов, Азат Әхмәдуллин, Мансур Хәсәнов. 1956
А.Г.Әхмәдуллинның шәхси архивы
Азат Әхмәдуллин, Җәүдәт Фәйзи. Ләбиб Айтуганов. 1963
А.Г.Әхмәдуллинның шәхси архивы
Җәлил Вәлиди исемендәге премия (2007), Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2017).
Казан педагогика институтында дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзалары белән. 1996
Аскы рәттә сулдан өченче – Ф.Г.Галимуллин, бишенче – А.Г.Әхмәдуллин. А.Г.Әхмәдуллинның шәхси архивы
Ничек сурәтләргә сине, замандаш?: (Бүгенге татар драматургиясенең актуаль проблемалары турында). Казан, 1976.
Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.
Офыклар киңәйгәндә. Казан, 2002.
Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе. Казан, 2007.
Яңарыш юлында. Казан, 2018.
Горизонты татарской драмы. Казань, 1983.
Татарская драматургия: истоки и формирование социалистического реализма. М., 1983.
Татарская драматургия: история и проблемы. Казань, 2012.
Фатхи Бурнаш: очерк о жизненном и творческом пути. Казань, 2017.
Хезмәттәшләр. 2000 еллар
Сулдан уңга: Азат Әхмәдуллин, Рүзәл Юсупов, Мирфатыйх Зәкиев. Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. Казан, 1986;
Ханзафаров Н. Зыялы галим! // Мирас. 1997. № 12.
Галимуллин Ф.Г. Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин // Татарстан галимнәренең биобиблиографиясе. 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.