1920 елда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Казан клиник институты (оештыруны башлап йөрүчеләр — В.И.Иорданский, Р.А.Лурия), 1925 елдан В.И.Ленин исемендәге дәүләт табибләр белемен камилләштерү институты (ГИДУВ), 1995 елдан – хәзерге исемдә.
1920–1930 елларда институтта рентген кабинеты; үзәк клиник лаборатория; эчке авырулар, нерв авырулары, ортопедия һәм травматология, тире һәм венерик авырулар, акушерлык һәм хатын-кыз авырулары, ЛОР-авырулар, хирургия, күз авырулары, кичектергесез һәм хәрби-кыр хирургиясе, балалар авырулары клиникалары; су белән дәвалау, электр белән дәвалау кабинетлары; топографик анатомия белән оператив хирургия, патология, бактериология, йогышлы авырулар, социаль һәм эксперименталь гигиена, рентгенология, туберкулез кафедралары, шулай ук Е.В.Адамюк исемендәге трахома институты, клиник электрофизиология лабораториясе оештырыла. Институтта хәрби табибларны, ординаторларны, участок табибларын, табиб-экстерннарны һәм тар белгечлек табибларын камилләштерү буенча эш алып барыла.


Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән клиникаларда эвакогоспитальләр оештырыла. Хәрәкәттәге армия сафларына һәм тылдагы госпитальләргә институтның 267 хезмәткәре чакырыла, Л.М.Рахлин, Н.Н.Спас­ский, М.И.Мастбаум, В.А.Гусынин, Л.И.Шулутко, Ю.А.Ратнер, М.Х.Фәйзуллин, В.Н.Помосов һ.б. фронт, армия, берләштерелгән госпитальләрдә баш белгечләр буларак эшлиләр. Фронт һәм тыл госпитальләрендәге хезмәтләре өчен институтның 160 лап хезмәткәре орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы еллардагы яңа фәнни юнәлешләр, шул исәптән инвалидларны дәвалау, санитариядә сугыш эзләрен бетерү формалаштырыла.

1960-1980 елларда фәнни һәм медицина практикасы яңа үсеш ала: авыруларны дәвалауда заманча дару препаратлары кулланыла, медицина аппаратурасын эшләү һәм булдыруда яңа технологияләр үзләштерелә, яңа клиник кафедралар оештырыла, табибны камилләштерүнең һәм специализацияләүнең өстәмә укыту цикллары кертелә, укучы табибларның гомуми саны ике тапкыр арта.

Институтны торгызуда һәм үстерүдә, шулай ук зур фәнни юнәлешләрне формалаштыруда күренекле галимнәр: А.Г.Агабабов, А.Ф.Агафонов, В.Е.Адамюк, В.М.Аристовский, П.Н.Бадюл, В.Л.Боголюбов, К.Г.Боль, И.П.Васильев, А.В.Вишневский, Н.К.Горяев, В.С.Груздев, В.А.Гусынин, М.А.Дыхно, С.С.Зимницкий, И.Ф.Козлов, Р.И.Лепская, Е.М.Лепский, Р.А.Лурия, М.И.Мастбаум, А.Н.Мурзин, Я.Д.Печников, М.С.Пильнов, Ю.А.Ратнер, Л.М.Рахлин, И.И.Русецкий, А.Ф.Самойлов, Н.Е.Сидоров, А.И.Тимофеев, В.К.Трутнев, М.П.Тушнов, А.В.Фаворский, М.Х.Фәйзуллин, М.О.Фридланд, В.В.Чирковский, Т.Д.Эпштейн, Т.И.Юдин һ. б. катнаша.


2019 елда академиядә 3 факультет (терапия, хирургия, медик-профилактика),  37 кафедра, үзәк-фәнни-тикшеренү лабораториясе, 79 клиник база эшли.
2018/2019 уку елында академиядә 350 дән артык укытучы, шул исәптән 90 фән докторы һәм 234 фән кандидаты исәпләнә. Учреждениенең 30 дан артык әйдәп баручы белгече – РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләре.

Академиядә ел саен терапия, хирургия, стоматология һәм медик-профилактика профильләре буенча 10 меңнән артык Россия табибы укый; ел саен ординатурада һәм аспирантурада 300 дән артык белгеч белем ала. Моннан тыш, югары уку йортының укытучылары 20 махсуслаштырылган төбәкара һәм республика медицина үзәкләрендә дәвалау-консультация эше алып бара. Ел саен ТРның 79 медицина оешмасында алар тарафыннан 15 меңнән артык операция, 10 меңнән артык лаборатор-инструменталь тикшеренү башкарыла, шулай ук фәнни-тикшеренү эше алып барыла. Ватан медицинасына академияне тәмамлаучылар һәм хезмәткәрләр зур өлеш керттеләр: Л.С.Персианинов (СССР АМН академигы), М.И.Аксянцев, Ф.Х.Басыр, И.В.Данилов, П.А.Дезидерьев, М.Н.Лукьянчиков, Р.М.Мамиш, М.З.Сигал, Н.В.Соколов һ. б. Академия хезмәткәрләре Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләренз лаек булды: Р.Ш.Хәсәнов, И.Р.Аглуллин, Г.А.Иваничев, А.Р.Гайнутдинов, М.К.Михайлов, Ф.И.Дәүликамова, Е.А.Морозова, В.П.Потанин.

Директорлары, ректорлары: Р.А.Лурия (1920–1930), М.И.Аксянцев (1930–1932, 1933–1937), А.Я.Плещицер (1932–1933), Б.С.Гинсбург (1937–1939), Д.Е.Потехин (1939–1942, 1944–1951), И.Ф.Козлов (1942–1944), Г.И.Мөхәмәтьяров (1951–1952), И.В.Данилов (1952–1962), Х.З.Ахунҗанов (1962–1968), И.М.Рәхматуллин (1968–1978), М.Ш.Билялов (1978–1980), М.К.Михайлов (1980–2007), К.Ш.Зыятдинов (2007–2015), Р.Ш.Хәсәнов ( 2015 елдан).