- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1943), профессор (1944). ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1954)
1910 елның 15 декабре, Вологда шәһәре — 1975 елның 1 гыйнвары, Казан.
1930 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан медицина институтында (1934 елга кадәр) һәм Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында (1932–1941) эшли.
1941 елдан Казан университетында, механика-математика факультеты деканы (1944–1945), алгебра кафедрасы мөдире (1947–1970), бер үк вакытта Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты директоры (1947–1953), алгебра кафедрасының фәнни консультанты (1970 елдан).
Хезмәтләре алгебрага һәм математика тарихына карый. Морозов комплекслы примитив Ли төркемнәренә үзе исбатлаган «регулярлык теоремасы» нигезендә тулы классификация бирә. Аның җитәкчелегендә нильпотент һәм зур үлчәнешле булмаган чишелешле алгебраларны классификацияләү алымнары үстерелә, Чеботарёв резольвентлары проблемасы буенча нәтиҗәләр алына.
Морозов Казан университетында математика тарихы мәсьәләләре, француз, немец, инглиз телләреннән фәнни һәм әдәби тәрҗемәләр белән шөгыльләнә.
Н.Г.Чеботарёв хезмәтләре җыентыгының мөхәррире була.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медаль белән бүләкләнә.
О некоторых вопросах проблемы резольвент // Уч. зап. Казан. университета. 1954. Т. 114, кн.2;
Об уравнении пятой степени // Уч. зап. Казан. университета. 1955. Т. 115, кн.14;
Классификация нильпотентных алгебр Ли шестого порядка // Изв. вузов. Математика. 1958. № 4.
Дороднов А.В., Сульдин А.В., Эскин Л.Д. Владимир Владимирович Морозов (К 60-летию со дня рождения) // Изв. вузов. Математика. 1970. № 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.