Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1885 елда танылган чуаш мәгърифәтчесе И.Я.Яковлев тырышлыгы белән авылда әҗнәби бер комплектлы мәктәп, 1888 елда беренче башлангыч мәктәп ачыла.

ХХ йөз башында авылда Покров Пресвятая Богородица чиркәве (1906, бина сакланмаган), чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Әлши авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда «Родина» итеп үзгәртелә, 1963 елда күрше колхозлар кушылу исәбенә эреләндерелә.

1982 елда «Родина» колхозы составында бүленеп чыга, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исем. Агрофирма», 2011 елдан «Агрофирма «Тахаръял» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – тулы булмаган урта, 1962 елда – урта (яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә. 1970 елда мәктәптә әдәби – төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – Н.Н.Меньшиков)

Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (1990 ел), фельдшер-акушерлык пункты, Покров Пресвятая Богородица чиркәве (1995 ел) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Әлши торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

Н.С.Дедушкин (1915–1995) – әдәбият тәнкыйтьчесе, филология фәннәре кандидаты, Чуаш язучылары берлеге идарәсе рәисе (1967–1978 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, беренче, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), «Почет билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

А.М.Карташов (1925–1943) – рядовой кызылармияче, Бөек Ватан сугышында катнаша, А.Матросов батырлыгын кабатлап, һәлак була.

Халык саны

1795 елда – 443,
1859 елда – 306,
1897 елда – 961,
1913 елда – 1514,
1920 елда – 1265,
1926 елда – 1486,
1938 елда – 1595,
1949 елда – 1422,
1958 елда – 1537,
1970 елда – 1955,
1979 елда – 1813,
1989 елда – 759,
2002 елда – 717,
2010 елда – 714,
2015 елда – 686 кеше (чуашлар).