Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1940 елларның беренче яртысында нигез салына.

Нигез салынган көннән Буа районында. Хәзер Күл Черкене авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә Әхмәт электр-механика заводында эшли (төзелеш металл конструкцияләре һәм әйберләре җитештерү).

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта клуб, китапханә, балалар бакчасы, тулы булмаган урта мәктәп (2015 елга кадәр урта мәктәп), фельдшер-акушерлык пункты бар.

2007 елдан клуб каршында «Колокольчик» балалар бию коллективы эшли (җитәкчесе – Ә.Ә.Галимова).

Халык саны

1989 елда – 292,
2002 елда – 324,
2010 елда – 350,
2015 елда – 335 кеше (татарлар – 74%).