- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Кыят елгасы буенда, Буа шәһәреннән 12 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авыл 1614 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленское исеме белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Родионовлар крәстияннәре). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында авылда Богоявление чиркәве (1801 елда алпавыт П.И.Родионов акчасына төзелә; барокко элементлары булган классицизм стилендә культ архитектурасы истәлеге, реставрацияләнгән, 1994 елда эшчәнлеген яңадан башлый), земство мәктәбе һәм хастаханә (1870), шәраб заводы, ат заводы (җирбиләүче Н.Теренин карамагында), ярминкә (14 июннән 16 июньгә кадәр) эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 662,5 дисәтинә тәшкил итә.
Земство хастаханәсендә төрле елларда галим-табиблар И.А.Благовидов, П.А.Боратынский; табиблар С.Я.Дорогов, И.А.Касьянов, И.П.Снежницкий, М.П.Фёдоров; табибә М.С.Бюрно эшли.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Кыят авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла, 1947 елдан Кыят спиртсовхозкомбинаты (1967 елдан В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Бөтенроссия бүлекчәсенең «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы), 1994 елдан «Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте.
Халкы күбесенчә «Кыят» ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авылда урта мәктәп (1965 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.
«Изге чишмә» төзекләндерелә.
Авылда мәдәни мирас объекты – земство хастаханәсе бинасы сакланган (1901 ел, хәзер төп бинасы җимерелгән, флигеле генә сакланган).
Авыл янында археология истәлекләре: Кыят авыллыгы (гомумболгар истәлеге) һәм Кыят торулыгы (неолит дәвере) табыла.
В.В.Ефимов (1916–1981) – зоотехник, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган зоотехнигы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;
М.Н.Теренин (1839–1899) – дәүләт эшлеклесе, Сембер (1887–1893 елларда) һәм Владимир (1893–1897 гг.) губернаторы, Буа өязендә дворяннар башлыгы (1866 ел), Буа өязе мактаулы мировой судьясы (1896 ел).
1795 елда – 409,
1859 елда – 692,
1897 елда – 693,
1913 елда – 674,
1920 елда – 925,
1926 елда – 857,
1938 елда – 888,
1949 елда – 780,
1958 елда – 664,
1970 елда – 1121,
1979 елда – 966,
1989 елда – 834,
2002 елда – 878,
2010 елда – 749,
2015 елда – 785 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.