Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. 1920 елларга кадәр Яңа Көлкәш исемен йөртә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 831,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Яңа Чәчкап авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Гөрләвек» колхозы оештырыла, 1930 елда Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1951 елда берләштерелгән «Ватан» колхозы составына керә, 1958 елда – «Үзәк», 1982 елда – СССР оешуның 60 еллыгы исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993 елда – «Үзәк» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан «Үзәк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә «Үзәк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1969 елдан, 2012 елдан Яңа Чәчкап урта мәктәбе филиалы), клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Әһлиуллин (1940 елда туган) – журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Г.Әһлуллин (1930–2006) – Социалистик Хезмәт Герое, ТАССР Югары Советы депутаты (1963–1967 елларда) һәм СССР Югары Советы депутаты (1974–1979 елларда), ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

К.М.Сәгыйдов (1888–1939) – тюрколог, журналист, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм этномәдәни тарихына караган хезмәтләр авторы.

Халык саны

1782 елда – 115 ир заты;
1859 елда – 442,
1897 елда – 577,
1908 елда – 712,
1920 елда – 630,
1926 елда – 409,
1938 елда – 786,
1949 елда – 384,
1958 елда – 351,
1970 елда – 339,
1979 елда – 283,
1989 елда – 227,
2002 елда – 188,
2010 елда – 180,
2015 елда – 176 кеше (татарлар).