- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Зөя елгасы буенда, Буа шәһәреннән 13 км төньяктарак урнашкан
Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кощакова исеме белән дә билгеле.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 899,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Килдураз авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда «Алчәчәк» колхозы оештырыла, сонрак исеме «Ирек» итеп үзгәртелә, 1951 елда «Ватан» колхозы (Күл Черкене авылы) составына керә, 2000 елда аның составыннан чыга һәм «Коммуна» колхозы белән берләшә.
Халкы күбесенчә «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
2010 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб (2000 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.
Р.В.Гафиятуллин (1938 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, «Почёт билгесе» ордены кавалеры;
Б.З.Халидов (1905–1968) – тел галиме, шәркыятьче галим, филология фәннәре кандидаты;
Әнәс Б. Халидов (1929–2001) – шәркыятьче галим, гарәп теле белгече, ислам дине белгече, филология фәннәре докторы;
Әхмәт Б. Халидов (1935–2010) – энтомолог, биология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесез.
1782 елда – 74 ир заты;
1859 елда – 419,
1897 елда – 678,
1908 елда – 803,
1920 елда – 787,
1926 елда – 760,
1938 елда – 480,
1949 елда – 390,
1958 елда – 314,
1970 елда – 307,
1979 елда – 316,
1989 елда – 184,
2002 елда – 146,
2010 елда – 112,
2015 елда – 128 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.