Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына карый, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 12 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 755,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән – Буа районында.

Хәзер Иске Тинчәле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Шахтер» колхозы оештырыла, 1959 елда күрше колхозлар белән «Волга» колхозына берләштерелә, 2011 елдан «Агрофирма «Вамин-Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2015 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр авылда – клуб, 2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Иске Суыксу курганнары табыла (чоры ачыкланмаган).

Халык саны

1859 елда – 266,
1897 елда – 465,
1913 елда – 700,
1920 елда – 621,
1926 елда – 670,
1938 елда – 765,
1949 елда – 525,
1958 елда – 453,
1970 елда – 559,
1979 елда – 638,
1989 елда – 217,
2002 елда – 203,
2010 елда – 145,
2015 елда – 144 кеше (татарлар).