Тарихы

Авыл 1686 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү белән шөгыльләнә.

1834 елда – мәдрәсә (мәчет каршында), 1911 елда рус-татар земство мәктәбе ачыла.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр һәм 4 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1316 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Исәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Быру» колхозы оештырыла, 1938 елда «Революция» итеп үзгәртелә, 1964 елда берләштерелгән «Чулпан» колхозы составына керә, 1994 елдан «Таң» күмәк хуҗалыгы, 2008 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (С.М.Киров исеме бирелә, 1937 һәм 1957 елларда яңа биналар төзелә), 1962 елда – сигезьеллык, 1981 елда – урта (1986 елда яңа бина төзелә), 2014 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2015 елда ябыла.

1998 елда мәктәп каршында «Туган як» музее оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (1983 елда яңа бина төзелә), китапханә, Буа үзәк район хастаханәсе, 2 мәчет (1987, 1996) бар.

Мәдәният йорты каршында «Саз» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Г.И.Хәлимова).

Күренекле кешеләре

И.М.Закиров (1949 елда туган) – төзүче инженер, икътисад фәннәре кандидаты, ТРның һәм РФнең атказанган төзүчесе, Буа районы мактаулы гражданы;

В.С.Сөнгатов (1949 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

С.Ф.Фатыйхова (1936 елда туган) – инженер-технолог, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 159 ир заты;
1859 елда – 782,
1897 елда – 1025,
1908 елда – 1298,
1920 елда – 1498,
1926 елда – 1004,
1938 елда – 1181,
1949 елда – 829,
1958 елда – 661,
1970 елда – 674,
1979 елда – 520,
1989 елда – 397,
2002 елда – 329,
2010 елда – 248,
2015 елда – 291 кеше (татарлар).