Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 еллар ахырында Түбән Наратбаш, Адав-Толымбай, Иске Суыксу авылларыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Кыят авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Камил Якуб исемендәге колхоз оештырыла, 1953 елда –«Сигнал» колхозы (Кугәлнә авылы), 1954 елда – Кыят спиртсовхозкомбинаты составында (1967 елдан В.И.Ленин исемендәге Бөтенроссия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы ), 1992 елда «Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

1930–1960 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Галимов (1936 елда туган) –сәламәтлек саклауны оештыручы, ТРның атказанган табибе, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1938 елда – 127,
1949 елда – 128,
1958 елда – 116,
1970 елда – 110,
1979 елда – 60,
1989 елда – 17,
2002 елда – 5,
2010 елда – 9,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).