- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Карлы елгасы буенда, Буа шәһәреннән 3 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авылга 1655 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Сиушево исеме белән дә билгеле.
1797 елга кадәр халкы – сарай, 1860 елларга кадәр удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 мәчет була, 1884 елда мәктәп ачыла.
ХХ йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, чиркәү эшли.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Адав-Толымбай авыл җирлеге үзәге.
1929 елда «Түгәрәк күл» колхозы оештырыла, 1933 елда Коминтерн исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1958 елда аның составына «Победитель» колхозы (Ивашевка, Яңавыл авыллары), 1993 елдан Коминтерн исемендәге күмәк хуҗалык, 2007 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.
Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1982 елда –урта мәктәп итеп үзгәртелә (1981 елда яңа бина төзелә).
Авылда мәдәният йорты (1974 ел), балалар бакчасы (1995 ел), клуб фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет (1989, 1996 еллар), Җиңү скверы бар.
Авыл янында археология истәлеге – Адав-Толымбай торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.
Ш.Ә.Әхмәдуллин (1918–2011) – язучы, публицист;
А.И.Николаева (1924–2015) – игенче, Социалистик Хезмәт Герое;
Р.Ф.Рахмани (1949 елда туган) – әдәбият галиме, шагыйрь, тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Р.И.Садриев (1966 елда туган) – артист, кинорежиссер, ТРның атказанган артисты, ТРның халык артисты;
З.А.Усманов (1947–2013) – ТРның һәм РФнең атказанган агрономы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;
Г.Толымбайский (1900–1938) – язучы, шагыйрь, әдәбият галиме, фольклорчы.
1795 елда. – 276,
1859 елда – 402,
1897 елда – 1022,
1913 елда – 1417,
1920 елда – 1456,
1926 елда – 1235,
1938 елда – 1523,
1949 елда – 1523,
1958 елда – 1517,
1970 елда – 1373,
1979 елда – 1525,
1989 елда – 931,
2002 елда – 892,
2010 елда – 831,
2015 елда – 899 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.