Эчтәлек

Эшләүчеләр саны 3000 ләп кеше (2007 ел).

Яңа Елховой нефть чыганагын эшкәртү өчен «Әлмәтнефть» һәм «Лениногорскнефть» нефть промыселлары идарәләренең 3 нче нефть промыселлары җирлегендә «Елховнефть» нефть промыселы идарәсе буларак 1962 елда оештырыла. 1970 елдан НГДУ. 2006 елда төп производствоны реструктуризацияләү программасы буенча ««Елховнефть»»кә «Зәйнефть» НГДУы кушыла. Эшчәнлегенең территориясе Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Зәй, Түбән Кама административ районнары җирләрен колачлый.

«Елховнефть» составында 7 нефть чыгару цехы, 2 катламнардагы басымны саклау цехы, 2 нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы, 2 скважиналарга капиталь ремонт үткәрү цехы, җитештерүне автоматлаштыру цехы, Елховой нефть эшкәртү идарәсе һәм башкалар бар (2009). 6 нефть чыганагын: Аксар, Көнчыгыш Макаровка, Мельнино, Көньяк Мухино, Соколка, Яңа Елховой чыганакларын эшкәртә. Нефть ятмаларының төп өлеше девонның Паша һәм Кынау катламнарының терриген утырмаларына, түбәнге карбонның Бобриково, Тула катламнарына, шулай ук карбонның Турне һәм Башкорт ярусларының карбонатлы утырмаларына туры килә. Ятмаларның күпчелек өлеше су тутыру алымы белән эшкәртелә. Нефть җыю системасы герметикланган. Нефть чыгаруда иң зур күрсәткеч бер елга 12,7 млн. т тәшкил итә (1976 ел); барлыгы 296,1 млн. т, шул исәптән 2008 елда 2,86 млн. т чыгарылган. Чыгарылган продукциянең сулылыгы – 79%. 2009 ел башына 5541 скважина борауланган, шуларның 4126 сы нефть бирә.

«Елховнефть» базасында яңа приборлар һәм технологияләрне сынау уздырыла, нефть чыганакларын эшкәртү процессларын көйләү һәм контрольдә тоту (аз үткәрүчән коллекторлар эшләү технологиясе, скважиналар челтәре тыгызлыгының нефть бирүчәнлеккә тәэсире, аны сайлап алып, билгеле бер урынга су кудыру, катламга әледән-әле тәэсир итү, нефть бирүчәнлекне арттыруның гидродинамик һәм физик-химик һ.б.) алымнары эшләнә. Нефтьнең алдынгы алымнар кулланып чыгарылган өлеше 48,9% тәшкил итә.

Күкертле нефтьне югары дәрәҗәдә әзерләү махсус җайланмада башкарыла. Объектлар идарәнең заманча микропроцессорлы станцияләре нигезендә комплекслы автоматлаштырылган һәм телемеханикалаштырылган. предприятиенең җитештерү һәм финанс эшчәнлеге белән идарә итүнең интеграцияләнгән системасы гамәлгә кертелгән.

Елховой нефть эшкәртү идарәсенең нефть эшкәртү җайланмасында девон нефтеннән автомобиль ягулыгы булган Нормаль 80 һәм Регуляр 92 бензиннары, дизель ягулыгы, битум (БНД-90/130) аерып алына. НГДУда әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирне киметүгә, табигатьне саклауга, эчәргә яраклы су чыганакларын төзекләндерүгә, зыян күргән җирләрне табигый хәленә кайтаруга аеруча әһәмият бирелә.

«Елховнефть»нең балаларны сәламәтләндерүче 2 лагере, ял базасы, ат спорты мәктәбе бар. «Елховнефть»нең алдынгы хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә лаек була: Социалистик Хезмәт Герое – 1, СССР Дәүләт бүләге лауреаты - 1, Ленин комсомолы бүләге лауреаты – 1, РСФСР нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре – 16, РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре – 10, РФнең атказанган геологы – 1, РФнең атказанган төзүчесе – 1, ТРның атказанган геологы – 1, ТРның атказанган төзүчесе – 8, ТРның атказанган энергетигы – 6, ТРның атказанган нефтьчесе – 34, ТРның атказанган икътисадчысы – 3, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре – 2, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре – 1, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре – 2 кеше; 3 кеше – Ленин ордены, 5 кеше – Октябрь Революциясе, 34 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 4 кеше – Халыклар дуслыгы, 40 кеше – «Почёт билгесе», 1 кеше – Почёт, 1 кеше 1, 2, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» (тулы кавалер), 28 кеше 1, 2 я 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре – Ә.В.Вәлиханов (1962–1963 еллар), З.Ц.Гитлин (1963–1981 еллар), Г.Г.Ганиев (1981–1984 еллар), А.Г.Нугайбәков (1996 елдан).

Әдәбият

Князев С.Л., Гатиятуллин Н.С., Абражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: Сб. док., цифр и материалов. М., 1993. Т. 2;

Гиниатуллин М.К. Развитие Татнефти: Статистика и комментарии. М., 2000.

Авторлар – Н.Н.Фәрхетдинов, К.Ф.Фәсхетдинов