Тарихы

1690 елда Курск губернасыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм  терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1267 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Зелёная Роща авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Рекорд” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.В.Ишков), башка мәгълүматлар буенча, колхоз 1937 елда “Красный боевик” буларак оештырыла.

1957 елда авыл “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү совхозы составына керә, 1971 елда совхоз Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының ярдәмче хуҗалыгы итеп үзгәртелә, 2004 елдан “Семеновод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1976 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1976 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 305,
1889 елда – 575,
1897 елда – 654,
1920 елда – 921,
1926 елда – 825,
1938 елда – 733,
1949 елда – 582,
1958 елда – 489,
1970 елда – 490,
1979 елда – 423,
1989 елда – 266,
2002 елда – 231,
2010 елда – 236,
2015 елда – 254 кеше (руслар).