Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1928 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.

Хәзер Татар Димескәе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда “Сулы” колхозы (Сулы авылы) белән Куйбышев исемендәге колхоз (Татар Димескәе авылы) составына керә. 

Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология ядкәре табыла: Суыкчишмә курганнары (чоры ачыкланмаган).

Халык саны

1938 елда – 335,
1949 елда – 301,
1958 елда – 241,
1970 елда – 258,
1979 елда – 202,
1989 елда – 138,
2002 елда – 90,
2010 елда – 80,
2015 елда – 90 кеше (татарлар).