- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы авыл. Бөгелмә шәһәреннән 34 км көньяктарак, Оренбург өлкәсе чигенә якын, Сулы елгасының уң кушылдыгы (Дим елгасының сул кушылдыгы) буенда урнашкан
Авылга 1920 елларда (башка мәгълүматлар буенча, 1921 елда) нигез салына. Халык арасында Татар Сулысы исеме таралган.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.
Хәзер Татар Димескәе авыл җирлеге составына керә.
1935 елда авылда “Сулы” колхозы оештырыла, 1950 елда Сталин исемендәге колхоз (Суыкчишмә авылы) белән Куйбышев исемендәге колхоз (Татар Димескәе авылы) составына керә, 1996–2008 елларда “Димескәй” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Авыл тирәсендә археология ядкәрләре табыла: буралы курган культурасына нисбәтле Сулы туктаулыгы, һәм Сулы курганнары (чоры ачыкланмаган).
1926 елда – 142,
1938 елда – 208,
1949 елда – 200,
1958 елда – 122,
1970 елда – 103,
1979 елда – 35,
1989 елда – 6,
2002 елда – 3,
2010 елда – 3,
2015 елда – 2 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.