Эчтәлек

Шулай ук земство башлангыч училищелары, күбесенчә авыл училищелары буларак билгеле. Аеруча массакүләм типтагы мәктәпләр; аларда илдәге барлык укучыларның яртысыннан артыгы белем ала. Өяз земство идарәләре тарафыннан ачыла һәм финанслана, халык училищелары директорлары һәм инспекторлары тарафыннан күзәтелә, халык училищеларының 1864, 1884 еллар һәм башка елгы Уставлары нигезендә эшлиләр.

Казан, Вятка, Сембер губерналарында 1865 елдан, Уфа губернасында 1875 елдан ачыла башлый.

Күбесенчә бер класслы, уку срогы 3 ел булган һәм бер укытучылы земство мәктәпләре киң тарала; укучылар саны 50 дән артса, укытучыга ярдәмче билгеләнә. 5 еллык уку срогы белән ике класслы мәктәпләр дә булган.

XX йөз башыннан бер класслы мәктәпләрне 4 еллык укытуга күчерү бара. Земство мәктәпләре күбесенчә катнаш була, шулай ук кызлар, малайлар аерым да укыйлар.

Земство мәктәпләрендә укучылар Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан расланган китаплар нигезендә уку, язу, арифметика буенча белем алалар. Ходай кануннарын җирле (урындагы) дин әһелләре укыта. Күп мәктәпләрдә китапханәләр булдырыла.

Әҗнәбиләргә земство мәктәпләрендә белем бирү, кагыйдә буларак, Ильминский системасы буенча алып барыла.

XX йөз башында земстволар татар авылларында рус-татар башлангыч училищелары ача башлыйлар. Баштарак мәктәпләр вакытлыча укыту эшенә яраклаштырылган биналарда алып барыла, соңрак күбесе өчен махсус биналар төзелә.

Земство мәктәпләре өчен педагогик кадрлар (күбесе кыз балалар гимназияләрен һәм епархия училищеларын тәмамлаучылар) Казан укытучылар семинариясендә һәм Казан земство мәктәпләрендә әзерләнә. Мәктәпләр челтәрен киңәйтеп, земстволар бу мәктәпләрне барлык крәстиян балалары укырлык итәргә тырышалар.

1874 елда ук Казан губернасында – 114, 1900 елга – 600 дән арта, 1914 елда – 1050, 1917 елда 1076 земство мәктәпләре була; 1914 елда укучылар саны 46 меңгә җитә. 1912 елдан Казан губернасының өяз земстволары, Вятка губернасының Алабуга земствосы, Уфа губернасының Минзәлә земствосы гомуми башлангыч белем бирүне кертү программасын тормышка ашыра башлыйлар.

1918 елда земство мәктәпләренең күбесе 1 нче һәм 2 нче баскыч мәктәпләр итеп үзгәртелә, кайберләре финанслау туктатылу сәбәпле ябыла.

Күпчелек укытучылар совет чорында үз эшләрен авыл мәктәпләрендә дәвам иттерә.

Әдәбият

Азаматова Г.Б. Деятельность Уфимского земства в области народного просвещения: Дис. ... Уфа, 2000;

Железнякова Ю.Е. Земская школа Казанской губернии. 1865–1917: Дис. ... Казань, 2002.

Автор – Е.В.Липаков