- РУС
- ТАТ
Җәмәгать эшлеклесе, IV Дәүләт Думасы депутаты (1912–1917)
1874 елның 4 мае – ?.
Дворяннар катлавыннан.
Константин артиллерия училищесен тәмамлый. Казан губернасының Тәтеш өязендә 1095 дисәтинә җир хуҗасы.
1898 елда артиллерия поручигы дәрәҗәсендә, хәрби хезмәттән отставкага чыккач, Казанда һәм Тәтеш өязенең Красная Поляна авылында яши. Төрле земство һәм җәмәгать вазифаларын башкара: Тәтеш өязенең 2 нче участок земство башлыгы, Крәстиян җир банкы Казан бүлегенең тәгаен әгъзасы, Казан земство җыенының губерна гласные, Тәтеш өязе буенча шәрәфле җәмәгать судьясы. Думада үзәк төркеменә керә; җир, хәрби-диңгез, мәхкәмә реформалары, матбугат комиссияләре әгъзасы. 1917 елда Тәтеш өязе дворяннары җитәкчесе итеп сайлана. Аннан соңгы язмышы билгесез.
Казанское дворянство. 1785–1917 гг.: Генеал. словарь. Казань, 2001.
Усманова Д.М. Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России. 1906–1917. Казань, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.