Борынгы Грециядә эпиграмма дип гыйба дәтханәдәге, сын нигезендәге, савыттагы һ.б.ш. шигъри (сирәк проза белән язылган) язманы атаганнар, соңрак антик әдәбиятта — теге яки бу шәхескә мөрәҗәгать итү, үгет-нәсыйхәт әйтү, теләк теләү, мактау, шелтәләү һ.б. рәвешен алган лирик поэзиянең кече жанры.

Татар әдәбиятында, аеруча сәяси эпиграммалар Г.Тукай, Ш.Бабич, соңрак Ә.Исхак, З.Мансур, Г.Афзал, Ш.Галиев, М.Галиев, Р.Зәйдулла, Ф.Баттал иҗатларында урын ала.

XX йөз ахырында эпиграмманың мәхәббәт, табын арты һ.б. тематик төрләре барлыкка килә.

Әдәбият              

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.

Автор — А.А.Шәмсутова