Сибгат Хәким мемориаль музее. Экспозиция фрагменты

1981 елда җәмәгать акчасына оештырыла. Башта булачак шагыйрь укыган мәктәптә урнаша.

1995–2006 елларда ТР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы, 2007–2010 елларда муниципаль музей, 2010 елдан Әтнә төбәк тарихы музее филиалы.

1996 елда ике катлы яңа мәктәп бинасында экспозиция ачыла (фәнни концепция авторлары — Л.Ә.Шәмсиева, язучы В.Н.Нуруллин, сәнгать проекты авторы — Ф.Ә.Зыязов). Экспозиция мәйданы — 90 м2, фондларында 2417 саклау берәмлеге исәпләнә.

Тематик экспозиция «Шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсе», «Күлле Киме — Сибгат Хәкимнең туган ягы», «Уку еллары (1921–1930)», «Шагыйрьнең Казан чоры тормышы (1930–1975)», «Сибгат Хәким Бөек Ватан сугышы фронтларында (1941–1946)», «Шагыйрьнең иҗат лабораториясе», «Безнең көннәрдә Сибгат Хәкимнең иҗади мирасы» бүлекләреннән тора. Бүлекләрнең берсе мәктәпне тәмамлаучыларга: Ә.Ә.Сәфәровка, Л.Г.Шагыйрьҗанга, Л.Г.Шакирҗановага багышлана. Музейның аеруча кыйммәтле экспонатлары арасында — шагыйрь китапханәсеннән китаплар (424 саклау берәмлеге), мемориаль әйберләр: аның бишеге, китап шкафы, язу өстәле, урындыклар, өстәл лампасы, киемнәр, документлар һ.б.

Музей ел саен шагыйрьнең туган көнен (4 декабрь), Җиңү бәйрәмен (9 май), Халыкара музейлар көнен (18 май) билгеләп үтә.

Музей директоры — Л.Ә.Шәмсиева (1981 елдан).