Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның сентябрь–октябрендә Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 3 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире — Н.П.Гусев.

Юнәлеше

Редакция басманы партиясез дип игълан итүгә карамастан, журналның эчтәлеге аның Казан губернасында 4 нче Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында барлыкка килеп, кадетлар, сул октябристлар һәм меньшевиклар партияләрен берләштергән Прогрессив блок идеяләре тарафдары икәнен күрсәтә.

«Наш край» мөхәррире, кадетлар партиясенең Казан губерна комитеты секретаре буларак, блокның эшлекле әгъзаларының берсе була.

Журнал беренче санындагы «Өлкәнең матбугат органы максатлары» дигән мәкаләсендә үзен кызыксындырган тармакларны билгели: земстволар эше, Дәүләт Думасының законнар чыгару эшчәнлеге. Редакция «законлылык идеясен үткәрү, чагыштырмача түбән культуралы Урал һәм Идел буйларында тамыр җәйгән башбаштаклыкка каршы көрәшү» өчен тырышачагын игълан итә.

Сайлау кампаниясе чорында оешкан журнал мәкаләләренең күп өлешен сәяси көндәшләрен (карагруһчылар һәм уң октябристлар блогы) тәнкыйтьләүгә, сайлау барышына анализ ясауга багышлый.

Беренче санда кенәз А.А.Кропоткинның Лаеш өязендә тараткан «Крәстияннәргә» һәм «Җирбиләүчеләргә» дигән өндәмәләре кискен тәнкыйтьләнә. «Ике өндәмә» мәкаләсендә Кропоткинның Думага сайлау вакытында рус крәстияннәрен татарларга каршы берләшергә, Россия алпавытларының өстенлекләрен сакларга һәм арттырырга чакырган карашларының милләтчел һәм консерватив юнәлеше билгеләп үтелә.

Казан губернасындагы сайлау кампаниясенең беренче яртысы тәмамлануны анализлаган мәкаләләрдә 1907 ел 3 июнь сайлау законының гаделсез булуы күрсәтелә. А.Вдовин Прогрессив блокның җиңелү сәбәпләрен ачыклап, аның хакимият басымы көчсез булган урында гына җиңүгә ышанычы барлыгын билгеләп үтә.

Журнал мөселман мәсьәләләренә дә игътибар итә. Редакция алдынгы мөселманнарның платформасын «Уфа хәбәрчесе»ннән күчереп бастыра; аңарда, 3 нче Дәүләт Думасы эшчәнлеген тәнкыйть итүдән тыш, 4 нче Думага таләпләр дә куела: 1907 нең 3 июнь законын сайлау хокукларын киңәйтү ягына үзгәртергә, Россия мөселманнары телләренең рус теле белән тигезлеген танырга, гражданнар ирегенә ирешергә.

«Татар-мөселман матбугаты нәрсә бирә?» мәкаләсендә татар вакытлы матбугаты (иң абруйлы газеталар арасында «Йолдыз» һәм «Бәянелхак» билгеләп үтелә) хәленә характеристика бирелә; 1905–1908 еллар белән чагыштырганда, басмаларның саны кискен кимү, дәрәҗәсе төшү ассызыклана.

А.Васильев хәбәрләрендә Казан губернасы Мамадыш өязендә Столыпинның аграр реформасын тормышка ашыруның үзенчәлекләре хакында хәбәр ителә. Татар крәстияннәренең авыл җәмәгатеннән чыгарга теләмәүләре, чөнки җәмәгатьнең дини берләшмә дә булып торуы, мөселманнар фикеренчә, реформаның мөселман авылындагы кануннарны өзүгә юнәлтелгән булуы күрсәтелә.

Халыкара проблемалардан төп игътибар Балкан сугышына бирелә, редакция сугыш башлаучыларны тәнкыйтьли.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Л.М.Айнетдинова