Биографиясе

1951 елның 1 маенда Лаеш районы Атабай авылында туган.

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1973), «Кызыл Йолдыз» хуҗалыгында (Лаеш районы Пәрәү авылы) баш инженер булып эшли. 1975–1984 елларда – Казан авыл хуҗалыгы институтында хезмәтне саклау һәм өйрәтү паркы (1975–1978), 1985 елдан – Автомобиль транспортының автоматик идарә системаларын фәнни-тикшеренү һәм проект институтында сектор, 1988–1990 елларда – «Орлыкчылык» фәнни-җитештерү берләшмәсендә механикалаштыру бүлегенең сектор мөдире.

1990 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укыта, энергия ресурсларын саклау кафедрасын оештыручы һәм мөдире (2004).

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы җитештерүен комплекслы механикалаштыруга карый. Төбәктә бәрәңге игү технологиясен, колорадо коңгызына каршы көрәшнең механик ысулын тәкъдим итә. Сызма культураларны эшкәртү өчен эшче механизмнары әйләнмәле чәчү машиналары төзи (ТР хуҗалыкларында гамәлгә кертелә).

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

Пропашной культиватор с комбинированными рабочими органами // Земледелие. 1982. № 10 (автордаш).

Анализ состояния производства картофеля в РТ и пути повышения его эффективности. Казань, 1997.

Актуальные вопросы механизации сельскохозяйственного производства // Машины и орудия для междурядной обработки почвы (конструкция, теория, расчёт, эксплуатация). Казань, 2001.

Колебания ротационного рабочего органа при наличии люфта в узле крепления // Тракторы и сельскохозяйственные машины. 2004. № 8 (автордаш).