Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында Эске эшләр министры А.М.Горчаков биләмәләрендә нигез салына.

1861 елга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, мәктәп, су тегермәне, атлы бөртекле ашлык яргыч, икмәк саклау-сату кибете, 3 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1824,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Тойгелде авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла, аның составына “Удар” колхозы (Атлас авылы) керә, 1957 елда берләштерелгән “Мөслим” совхозы составында, 1965 елда авыл “Трудовик” колхозы составында аерылып чыга. 1990–2006 елларда “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, 2016 елдан “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла (мәдрәсә бинасында урнаша), 1935 елда – җидеелык, 1962 елда – сигезьеллык (1984 елда яңа бина төзелә), соңрак урта һәм башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда сөт җыю пункты, балалар бакчасы (1984 елдан), мәдәният йорты (1985 елда яңа бина төзелә), китапханә (1930 елларда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1999 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Тамчылар” театр коллективы (1997 елдан), “Моңнар” вокаль ансамбле (1998 елдан) “Чишмә” хореография коллективы (2012 елдан) эшли.

2011–2016 елларда авылда Тойгелде авылыннан күчерелгән сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат була.

Күренекле кешеләре

Р.Н.Мөхәммәтҗанов (1934 елда туган) – нефтьче, кандидат геология-минералогия фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган геологы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

Р.М.Сәрвәров (1960 елда туган) – композитор, җырчы;

М.Г.Фәтхуллин (1920–1993) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры (Мөслимдә бер урам аның исеме белән атала);

К.М.Хөснуллин (1941 елда туган) – композитор, фольклорчы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Р.Ш.Шәймәрданов (1940 елда туган) – хирург, медицина фәннәре кандидаты, ТАССР һәм РФнең атказанган табибе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы.

Халык саны

1816 елда – 142 ир-ат;
1834 елда – 361,
1858 елда – 480,
1870 елда – 528,
1884 елда – 604,
1897 елда – 823,
1906 елда – 848,
1920 елда – 986,
1926 елда – 757,
1938 елда – 800,
1949 елда – 758,
1958 елда – 618,
1970 елда – 730,
1979 елда – 620,
1989 елда – 479,
2002 елда – 437,
2010 елда – 439,
2017 елда – 364 кеше (татарлар).