Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Кайбер мәгълүматлар буенча, Курск губернасының Средние Апочки авылыннан күченгән крәстияннәр тарафыннан нигезләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү (1937 елда бинасында мәктәп урнаша, соңрак янып юкка чыга), чиркәү-приход һәм земство мәктәпләре, 3 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4117 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Подгорный авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда “Правда” (1930 елда) һәм “Красное село” (1931 елда) колхозлары оештырыла, 1949 елда “Правда” колхозына берләштереләләр, 1957 елда берләштерелгән “Сокольский” совхозы составына керә.

1930 елларда Соколка һәм Солыяз авыллары арасында машина-трактор станциясе төзелә, ул Бөгелмә районындагы, шулай ук Азнакай һәм Лениногорск районнарының бер өлешендәге колхоз һәм совхозларга хезмәт күрсәтә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, тулы булмаган урта мәктәп (1937 елдан – җидееллык, соңрак урта мәктәп була, 1959 елда яңа бина төзелә; мәктәп музее эшли) бар.

Мәдәният йорты каршында 1960 елларда “Курчаночка” фольклор хоры оештырыла (сәнгать җитәкчесе – Г.Краснова). “Московская осень” бөтенсоюз фольклор фестивале кысаларында (1980 еллар) хор П.Чайковский исемендәге концертлар залы (Мәскәү) сәхнәсендә чыгыш ясый, хор башкаруындагы җырлар “Мелодия” студиясендә яздырыла.

1987 елда – “Сокольская курчаночка” вокал ансамбле (оештыручысы – Л.Я.Григорьева, җитәкчесе – Л.Н.Большакова), 1986 елда “Маска” театр коллективы (оештыручысы –В.И.Яшанин, җитәкчесе – И.И.Давышина) булдырыла.

1969 елда авылда мәктәп ачыла, 2009 елда – Соколка VIII төр махсус (коррекция) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты, 2015 елда Соколка сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат итеп үзгәртелә.

Авыл зираты территориясендә Барлык Изгеләр кәшәнәсе (2008 ел) бар.

Халык саны

1859 елда – 1052,
1889 елда – 1160,
1897 елда – 1779,
1910 елда – 1961,
1920 елда – 1797,
1926 елда – 1517,
1938 елда – 941,
1949 елда – 699,
1958 елда – 692,
1970 елда –721,
1979 елда – 625,
1989 елда – 440,
2002 елда – 489,
2008 елда – 532,
2010 елда – 491,
2015 елда – 487 кеше (руслар).