Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Колчевка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәнү мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 500 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Яңа Сумароково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Разин исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда берләштерелгән “Сокольский” совхозы составына керә, 1989 елда мөстәкыйль “Ростовский” совхозына аерылып чыга.

1998 елда ике крәстиян-фермер хуҗалыгы оештырыла, 2001 елда “Яшәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2002–2005 елларда “Ростовка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1989 елда яңа бина төзелә), клуб (1993 елда яңа бина төзелә) бар.

Халык саны

1859 елда – 231,
1889 елда – 305,
1897 елда – 354,
1910 елда – 325,
1920 елда – 544,
1926 елда – 461,
1938 елда – 319,
1949 елда – 288,
1958 елда – 226,
1970 елда – 204,
1979 елда – 166,
1989 елда – 91,
2002 елда – 138,
2010 елда – 131,
2015 елда – 145 кеше (руслар).