Административ-территориаль буйсынуы

1960 елда нигез салына.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Зур Берёзовка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1959 елда поселокта Бөгелмә дәүләт терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе оештырыла, 1973 елда – Дәүләт терлекләрне ясалма орлыкландыру предприятиесе, 1979 елда Бөгелмә нәселле терлек предприятиесе итеп үзгәртелә, “Бөгелмә нәселле терлек предприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте.

Мәдәният

Поселокта мәчет (2016 елдан) бар.

Социалистик Хезмәт Герое Г.М.Минһаҗеваның (Шәмгунова) (1934–2012) тормышы һәм эшчәнлеге Подлесный поселогы белән бәйле, 1980 елда ул анда нәселле терлек предприятиесендә эшли.

Халык саны

1970 елда – 132,
1979 елда – 124,
1989 елда – 158,
2002 елда – 304,
2010 елда – 703,
2015 елда – 848 кеше (татарлар – 52%, руслар – 43%).