Карета (Казан олаучысы)

Казан губернасында XVIII йөз уртасында барлыкка килә.

Казан Себер трактындагы үзәк станцияләрнең берсе, Урта Азия, Себер һәм Ерак Көнчыгышка бару юлындагы транзит сәүдә һәм йөкләр ташу үзәге була, бу экипажлар ясау кәсепчелеге продукциясенә ихтыяҗны арттыра.

XIX йөз башыннан Казан губернасы осталары тарафыннан җитештерелгән кареталар, кибиткалар, тарантаслар һәм арбалы транспортның башка төрләре бөтен Россия буенча популярлык казана. Экипажлар ясау кәсепчелегенең экипажлы (арбалар, чаналар һ..б. ясау) һәм тәгәрмәчле (экипаж тәгәрмәчләре, чана табаннары һәм дугалары эшләү) төрләре була.

Экипажлар җитештерү традицион эш кораллары җыелмасын үз эченә алган столярлык кәсепчелегенең бер төрен тәшкил итә. Тәгәрмәчләр һәм кыршаулар әзерләү берничә стадиядән тора һәм аеруча катлаулы була. Вак һөнәрченең төп җиһазлары һәм эш кораллары — казанлы пешекләү бүлмәсе, верстак, боҗралар, куеп бөгү өчен бүкән яисә өстәл, тигезләгечләр, шулай ук балта, пычкы, борау, өтерге, чүкеч, ышкылар. Вак һөнәрчеләр экипажларны заказ алып яисә җирле базар ихтыяҗын күздә тотып эшлиләр.

Казан губернасының Казан һәм Минзәлә өязләре (900 гә якын хуҗалык исәпләнә) осталары шәһәр экипажлары — тарантаслар, кареталар, кибиткалар һәм җиңел арбалар эшләүдә махсуслаша. Заказ бирүченең җитешлегенә, социаль хәленә карап, тарантаслар төрле рәвештә: үрелгән гади арбадан башлап, күн белән тышлап, ян-яклары металл канатлар белән эшләнгән һәм рессорларга утыртылган кузовларга кадәр ясала. Озак сәяхәтләр өчен татар сәүдәгәрләре күбесенчә ябулы тарантаслар эшләтәләр.

Арбалар, чаналар һәм аларның аерым өлешләрен җитештерү Сембер губернасының Сембер өязендә, Уфа губернасының Эстәрлетамак һәм Минзәлә өязләрендә, Вятка губернасының Глазов өязендә, Казан губернасының Лаеш, Спас һәм Чистай өязләрендә яшәгән татарлар арасында таралган була. Мәсәлән, XIX йөз ахырында Вятка губернасы Алабуга өязендәге татар авыллары — Кырынды һәм Тордалыда 40 тан артык вак һөнәрче чаналар һәм тәгәрмәчләр җитештерү белән шөгыльләнә. Тәгәрмәч ясаучы осталар арасында махсуслашу күзәтелә: берәүләр тугымнарын, икенчеләре — кигиләрен һ.б. әзерли. Пенза губернасы Краснослободский өязе Тенеш авылында яшәүчеләрнең күбесе дугалар бөгә.

XIX йөз уртасыннан дугалар ясау кәсепчелеге Лаеш өязенең Түбән һәм Югары Тегермәнлек, Яныш, Казаклар, Балтач авылларында үсеш ала. Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылларыннан 160 хуҗалыкта гына да ел саен 120 меңләп дуга җитештерелә. Балтач авылында кәсепчелек белән өлкән яшьтәгеләрнең һәммәсе шөгыльләнә. Иң киң таралган җәйге арба агач яисә тимер күчәрле арба була. Һәрбер атлы хуҗалыкта агач күчәрле арба файдаланыла. Тышкы күренеше белән ул төбәктә киң таралган рус арбасына якын, әмма кузовның алгы һәм арткы өлешләре биегрәк итеп эшләнә. Агач, көлтә ташу өчен махсус арбалар; сәүдәгәрләр заказы буенча — тимер күчәрле арбалар, үзенә күрә күчмә кибет җитештерелә. Сәүдә вакытында кузовның аерым ояларына колгалар куела, аларга калын киндердән түбә тарттырыла; яннан үлчәүне ныгыту өчен элмәк җайлана. Кышкы экипажлардан утын чаналары, такта белән тышланган чаналар, канатлы үрәчәле чаналар киң тарала. Моннан тыш, аркалы яки кәнәфиле, чыпта яисә тукыма белән тышланган чаналар да ясала. Сәүдәгәрләр өчен гадәти көймәле рус чаналары тибындагы ябулы чаналар эшлиләр, алар тимер юл белән йөкләр күчерү барлыкка килгәнче файдаланыла. Экипажлар ясау кәсепчелеге барыннан да элек җирле кулланучыларны күздә тота. Көймәле арбалар шулай ук Әстерханга, Оренбургка, Урал шәһәрләренә, Түбән Новгород һәм Эрбет ярминкәләренә чыгарыла. XX йөз башында пароходчылык, тимер юл һәм автомобиль транспорты үсешенә бәйле рәвештә экипажлар ясау кәсепчелеге бетүгә йөз тота.

Индивидуаль заказ буенча экипажлар (чаналар, арбалар, сирәгрәк — тарантаслар) осталар тарафыннан 1970 елларга кадәр җитештерелә.

Әдәбият                

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953; 

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. К., 1995; 

Суслова С.В., Мухаметова Р.Г. Народный костюм Поволжья и Урала. К., 2000.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов