Биографиясе

1912 елның 22 декабре, Казан губернасы Царёвококшайск өязе, хәзер Арча районы Кызыл Яр авылы — 1976 елның 4 сентябре, Казан.

Көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлый (Мәскәү, 1951).

1931 елдан Татарстан авыллары мәктәпләрендә, соңрак Таҗикстанда балалар укыта. 1935–1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда сәркәтип вазифасын башкара.

1937–1941 елларда Дүшәмбе педагогия институтында укый.

1945–1947 елларда «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли.

1953–1957 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

1957–1959 елларда Казан университетының фәнни китапханәсендә Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнү бүлеге мөдире.

1960 елдан Казан университетында фарсы һәм иске татар телләре укытучысы.

Иҗаты

«Давыллы еллар лирикасы» исемле беренче җыентыгы 1941 елларда басылып чыга.

«Апрель җилләре» (1954) (рус теленә тәрҗемәдә «Грозовое лето», М., 1963; 3 нче басма, 1977), «Кокушкино таңнары» (1964) җыентыклары В.И.Ленинның Казан чоры тормышына багышлана.

«Таң йолдызы» (1959), «Каеннар шаулый» (1967), «Иртәнге җырлар» (1973), «Акчарлаклар оча Иделдә» (1982) җыентыклары авторы.

Ногманның шигырьләре нечкә лиризм, аһәңлелек белән аерылып тора.

Композиторлар Р.Яхин («Оныта алмыйм», «Бөдрә таллар»), С.Садыйкова («Актаныш таңнары», «Арча кичләре»), шулай ук А.Ключарёв, М.Мозаффаров, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтовлар белән берлектә популяр җырлар һәм романслар иҗат итә.

Н.Хикмәт, Рудаки, Г.Хәйям, А.Кадыйри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Фәнни эшчәнлеге

XVII–XVIII йөзләрдәге кулъязма рус-татар сүзлекләрен өйрәнә. Югары уку йортлары өчен фарсы, иске татар телләре буенча уку-укыту ярдәмлекләре авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Сөнгатев М. Яшьлек хыялларын җилкән итеп... // Казан утлары. 1982. № 12.

Автор — Г.М.Габделхакова