Административ-территориаль буйсынуы

1923 елларда Әтрәкле авылыннан (хәзер ТРның Минзәлә районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче исеме – Яңа Әтрәкле.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Мөслим волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Керәш Шуран авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Корыч кул” колхозы (беренче рәисе – С.Сәхипгәрәев) оештырыла. 1950 елда – “Җиңәр” колхозы (Каенсаз авылы), 1958 елда берләштерелгән “Коммунизм” колхозы составына керә. 1963 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп була.

Авылда клуб бар.  Клуб каршында “Яшьлек” театр коллективы (2012 елдан) эшли. Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1926 елда – 400,
1938 елда – 214,
1949 елда – 334,
1958 елда – 292,
1970 елда – 238,
1979 елда – 193,
1989 елда – 156,
2002 елда – 135,
2010 елда – 115,
2017 елда – 113 кеше (татарлар).