- РУС
- ТАТ
Минзәлә шәһәрендәге ампир стилендәге архитектура истәлеге
1813 елда отставкадагы солдат М.Д.Ситниковның Уфа һәм Казан губернасындагы шәһәр-авыллардан җыйган иганә акчасына төзелә. 1880 елларда сәүдәгәрләр И.Г. һәм Д.И.Стахеевлар, П.В.Щетинкин акчасына үзгәртеп корыла (чаң манарасы төзелә). 1936 елда ябыла, 1991 елда диндарларга кабат кайтарыла; 2006 елда «Россия инвестиция ягулык-энергетика компаниясе» АҖ акчасына реставрацияләнә (сүтелгән манарасы яңадан төзелә).
Оригиналь манаралы, өч зур престоллы, өч нефлы храм. Апсидалы үзәк неф шактый ук алга чыгып тора. Төньяк, көньяк һәм көнбатыш фасадлардагы ишекләр дорик ордердагы портиклар белән бизәлгән, апсидалар, төньяк һәм көньяк ишекләр өстенә кечкенә гөмбәзләр куелган. Храм өлешенең үзәк күләме өстендә тар барабандагы кечкенә гөмбәзле, ярымтүгәрәк түбә белән ябулы, ике рәт пыяла уемлы (һәр рәттә 10), зур диаметрлы цилиндр урнашкан. Бер яруслы ашханәдә төньяк һәм көньяктан 5 әр биек тәрәзә уемы, өч яруслы чаң манарасы (кечкенә гөмбәзле, зур булмаган ярымтүгәрәк түбәле) бар.
Златоверховников И. Уфимская епархия. Уфа, 1899;
Свод памятников истории и архитектуры Республики Татарстан. Том 1. Административные районы. К., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.