Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл тирәсендәге җирләр дворян Н.В.Скалон гаиләсенеке була.

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 310 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Зелёная Роща авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елларда – Крылов исемендәге, соңрак Маленков исемендәге колхозлар оештырыла, 1957 елда авыл “Семеновод” совхозы составына керә, 1971 елда совхоз Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының ярдәмче хуҗалыгы итеп үзгәртелә, 2004 елдан “Семеновод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 147,
1889 елда – 230,
1910 елда – 408,
1920 елда – 358,
1926 елда – 409,
1938 елда – 131,
1949 елда – 296,
1958 елда – 226,
1970 елда – 195,
1979 елда – 138,
1989 елда – 45,
2002 елда – 32,
2010 елда – 14,
2015 елда – 13 кеше (руслар).