- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы авыл. Бөгелмә шәһәреннән 26 км көньяктарак, Сулы елгасы (Дим елгасының сул кушылдыгы) буенда урнашкан
Авылга 1880 елда нигез салына.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1100 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда, 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.
Хәзер Петровка авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда “Совместный труд” колхозы оештырыла, 1957 елда “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы составына керә, 1971 елда “Прогресс” совхозына аерылып чыга, 1996 елдан “Прогресс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.
1889 елда – 243,
1908 елда – 282,
1920 елда – 306,
1926 елда – 307,
1938 елда – 285,
1949 елда – 244,
1958 елда – 160,
1970 елда – 137,
1979 елда – 90,
1989 елда – 49,
2002 елда – 29,
2010 елда – 20,
2015 елда – 18 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.