1920 елларда Андреевка авылыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Михайловка волосте составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Акбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы составына керә, 1971 елда – “Прогресс” совхозы составында, 1975 елда “Акбаш” совхозы составында аерылып чыга, 1994 елдан “Акбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Акбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халык саны

1926 елда – 187,
1938 елда – 254,
1949 елда – 180,
1958 елда – 141,
1970 елда – 127,
1979 елда – 76,
1989 елда – 32,
2002 елда – 5,
2010 елда – 13,
2015 елда – 5 кеше (руслар).